29 нчы июнь көнне, «Мәлкәнәй» халык фольклор коллективы Актаныш районы Түбән Яхшый авылында, «Авыл көнендә» катнашып, чыгыш ясап кайтты. Әлеге чарага чакыруларының сәбәбе- Түбән Яхшыйда «Авыл көнен», тумышы белән Иске Мәлкәннән булган Александра Иван кызы Сизова хөрмәтенә багышладылар. (Валерия апаның апасы)
Табигате искиткеч булган бу авылның халкы да эшчән, тырыш ( авыл кечкенә булса да, ихаталар төзек, матур), бәйрәме дә бик күңелле узды. Татарстанның һәм Башкортстанның халык артистлары Зөлфия һәм Җәвит Шакировлар, Ринас Әхмәтов, Ленар һәм Илсинә Миннемуллиннар, Илһам Хисмәтуллиннар белән бер сәхнәдә чыгыш ясап, аралашып, фотоларга төшәргә дә өлгердек.

