Минзәлә районының Урыссу авылы мәдәният йортында «Яулыкларда – милләт язмышы» дигән темага түгәрәк өстәл узды. Чарада авыл халкы, җирле иҗат коллективлары вәкилләре, яшьләр катнашты.
Түгәрәк өстәлне алып баручы татар хатын-кызлары өс һәм киемнәре тарихы, заманага карап, аларның үзгәреше турында сөйләде, яулык бәйләү ысулларын күрсәтте.
«Элегрәк безнең әбиләр, әниләр, апалар башларына өрпәк (өчпочмаклы яулык) белән тастар (ак киндердән киселгән озынча яулык) бәйләп йөргәннәр. Ләкин, яңа төр тукымалар барлыкка килү белән, фабрикада эшләнгән яулыклар киң таралган, ә өрпәк белән тастар тора-бара кулланылыштан төшеп калган. Фабрикада эшләнгән дүртпочмаклы яулык бу вакытта гадәти баш киеменә әйләнә. Татар хатын-кызлары аны үзебезнең милли гореф-гадәтләргә туры китереп бөркәнә: ике янәшә почмагын ияк астына бәйләп, яулыкның үзен таратып аркага төшерә. Ә бу элеккеге гадәт буенча, баш, муен, ияк, арка һәм иңбашларын каплап торсын өчен шулай эшләнә. Кызлар исә, хатыннардан үзгәрәк итеп, яулыкның ике очын колак артыннан уздырып, артка чөеп бәйли», — дип аңлатты ул.
Чара ахырында катнашучылар фикер алыштылар, үз уйлары белән бүлештеләр. Түгәрәк өстәл өчен махсус күргәзмә дә әзерләнгән иде. Анда татар хатын-кызлары күлмәкләре, яулыклары, бәйләнгән шәлләр, калфаклар, кулъяулыклар тәкъдим ителгән иде.