Перейти к содержимому
Центр Дружбы народов Мензелинского муниципального района

Центр Дружбы народов Мензелинского муниципального района

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Структура
    • Устав
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Фотогалерея
    • Видеогалерея
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Укучыларга татар яулыгын бәйләү ысулларын өйрәттеләр

Укучыларга татар яулыгын бәйләү ысулларын өйрәттеләр

admin 11.03.2022

Минзәләдә мәктәп укучылары өчен «Әбиемнең ак яулыгы» дигән чара узды. Оештыручылар татар яулыгы тарихы турында сөйләделәр, кызлар өчен яулык бәйләү серләре буенча дәрес уздырдылар.

Укучыларга, татар хатын-кызлары яулыкны татар милли гореф-гадәтләргә туры китереп бөркәнә, дип аңлаттылар. Ике янәшә почмагын ияк астына бәйләп, яулыкның үзен таратып аркага төшерәсең. Бу — элеккеге гадәт буенча, баш, муен, ияк, арка һәм иңбашларын каплап торсын өчен шулай эшләнә. Кызлар исә, хатыннардан үзгә итеп, яулыкның ике очын колак артыннан уздырып, артка чөеп бәйли, бит, муен, иңбашларын капламыйлар.

«Яулыкларда тарих чагыла. Нинди генә чорны карама, нинди генә халыкның сәнгать үрнәкләрен күзәтмә, һәрберсендә милли бизәкләр. Ефәк җепләр белән чигелгән ак яулык, татар яулыгы — сафлык билгесе», — дип сөйләделәр алып баручылар.

Ассамблея вәкиллеге

Продолжить чтение

Назад: Жительница Мензелинска победила в конкурсе Конгресса татар
Далее: Мензелинские школьники стали победителями конкурса «Сила традиций»

bn-artcoll


bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57