Перейти к содержимому
Центр Дружбы народов Мензелинского муниципального района

Центр Дружбы народов Мензелинского муниципального района

Основное меню
  • Портал
  • Главная
  • Об организации
    • Структура
    • Устав
    • Контакты
  • Новости
  • Медиа
    • Фотогалерея
    • Видеогалерея
  • Гостевая
  • Главная
  • Новости
  • Түбән Юшады авылында Ибану бәйрәмен уздырганнар

Түбән Юшады авылында Ибану бәйрәмен уздырганнар

admin 10.07.2023

Минзәлә районының Түбән Юшады авылы керәшеннәре, йолаларны яңартып, Ибану бәйрәменә җыелганнар. Аңа күрше-тирә авыллардан да килүчеләр күп булган.

Мәлкән авылының «Мәлкәнәй» керәшен халык фольклор ансамбле, район мәдәният сараенда эшләүче Рифнур Кабиров халыкка матур җырларын бүләк иткәннәр.

«Юшады авыл җирлеге башлыгы Илгиз Ханов бәйрәм белән котлап, авылның иң актив кешеләре Асаф Шиһапов, Михаил Васильев һәм Әхмәтзыя Кирилловка Рәхмәт хатлары, бүләкләр тапшырды. 65 ел бергә гомер итүче Александра һәм Алексей һәм Арзамасовлар гаиләсенә котлау сүзләре юллады», — дип бәйрәм турында сөйләде Наталья Чепкасова.

Финанс ярдәме күрсәтеп, бәйрәмне оештыруга булышкан авылдашлар арасында Бөек Ватан сугышы ветераны, 95 яшьлек Михаил Тихонов та бар. Ул, йолалар саклануга сөенеп, акча биргән. Чыгышы белән шушы авылдан булган Григорий Казанцевның улы Михаил үзеннән һәм сеңлесе Галина гаиләсенән дип, ике капчык бодай китергән. Бу күчтәнәч уен барышында уйнатылган.

Бәйрәмдә һәр халык күңеленә якын килердәй уеннар оештырылган. Бәләкәй вакытны искә төшереп, олылар тәгәрмәч тәгәрәткәннәр; хатын-кыз һәм ир-атлар тактага кадак кагып осталыкларын күрсәткәннәр; чуен күтәреп йөгергәннәр; ераклыкка гер атканнар; тачкага кеше утыртып йөгерүдә җиңү яулаганнарга бер капчык бодай биргәннәр. Килгән кунаклар, авыл халкы белән бергәләп, такыя үргәннәр, себерке дә бәйләгәннәр.

Туганайлар

Продолжить чтение

Назад: В Мензелинске торжественно отметили Праздник Весны и Труда
Далее: Мензелинские кряшены участвовали в фестивале #SEYARFEST- 2023

bn-artcoll


bn-of-rt bn-uslugi bn-ufms bn-anrussia bn-prch
 ДЛЯ СЛАБОВИДЯЩИХ
© РОО «Ассамблея народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-99 E-mail: an-tatarstan@yandex.ru
ГБУ «Дом Дружбы народов Татарстана» Тел.: 8 (843) 237-97-90 E-mail: mk.ddn@tatar.ru
420107, г. Казань, ул. Павлюхина, д. 57