Минзәлә районының Түбән Юшады авылында Ибану бәйрәме гөрләп үтте. Бәйрәм уен-көлке, котлаулар белән үрелеп барды.
Бәйрәм кунагы Минзәлә районы башлыгы урынбасары Марк Токарев Түбән Юшады авылыyда туып-үсеп, шунда тормыш корып, балалар үстереп, хәзерге көндә дә шушы авылда яшәүче өлкәннәрне котлады. Моннан тыш авылның 86 яшен тутырып килуче, гомерен җиргә багышлаган, күп еллар шушы җирлектә управляющий булып эшләгән, авылның иң өлкән кешесе Алексей Арзамасовка, 60, 65 яшьләрен билгеләп үтүче юбилярларга бүләкләр тапшырылды.
Бәйрәмнең концерт өлешендә район мәдәният йорты һәм Халыклар дуслыгы үзәге вәкилләре һәм ансамбльләре чыгыш ясады. Бәйрәмдә керәшеннәр, татарлар, марилар, чувашлар, руслар бергәләп күңел ачтылар.