21 ноябрь конне Мэдэни мирас йортында «Котелмэгэн бэхет» дип исемлэнгэн игезэк балалы энилэр б н очрашу булып узды. 5 бала энисе ( шулар арасында игезэклэр Тахир б н Зохрэ), «Ана даны» медаль иясе, Хабибуллина Илсия Ильдус кызы, шулай ук 3 бала энисе (игезэклэр Лиана б н Диана) Раушания Титова — Гыймаева чаранын турендэ иделэр. Алар узлэренен гаилэ тарихы б н уртаклашып, бала устергэн чакта нинди генэ авырлыклар аша уткэннэрен искэ алып, бала устерунен зур тырышлык, туземлек, сабырлык талэп иту турында сойлэп, яшь буыннарга угет — нэсихэтлэр бирделэр. Якиева Лениза Гавас кызы узенен игезэк оныклары (улы Ильдарнын кызлары) Алина б н Аделина турында сойлэде. Чараны эзерлэуче хэм алып баручы Роза Котдус кызы Фэхретдинова пэйгамбэрлэр тарихына тукталып, гаилэдэ хатын — кызнын топ роле турында шулай ук беренче хатын — кыз Һава р.г нын гел игезэклэр тудыруы турында сойлэде, чарага килгэн гимназия укучылары б н педагогия коллияте студентларына угет — нэсихэтлэр бирде. Районыбызнын танылган шагыйрэсе Сэхия Авзалова чара барган чакта Раушания Титовага багышлап, ижат иткэн, ор яна шигерен укыды. Педагогия коллияте директоры Голназ Самигулловнага, «Сибелэ чэчэк» ижади оешма житэкчесе Нажия ханым Пучковага, гимназия директоры Лилия Альбертовнага очрашуда актив катнашканнары очен рэхмэтлэребезне житкерэбез. Чарада остэ эйтеп киткэн уку йортлары укучылары б н бер рэттэн ветераннар советы вэкиллэре, мэчетебез могэллимэлэре, шэкертлэр катнашты. Аралашу, гэплэшу тэмле чэй остэле артында дэвам итте.

