Алабуга шәһәрендәге 29 нчы «Алтын балык» катнаш төрдәге балалар бакчасында икенче мәртәбә «Мин бит татар малае» Бөтенроссия балалар иҗат конкурсы үтте.
Видеоязма рәвешендә 40ка якын эш алынган, шуларның җидесе — Пермь, Оренбург өлкәләреннән, Башкортостаннан, Удмурт Республикасыннан, калганнары Татарстан районнарыннан. Шулардан иң яхшы 14 эш сайланган.
Бу конкурста Минзәлә районының 5 нче «Таңкай» балалар бакчасында тәрбияләнүче Илназ Закиров та катнашты. Нәтиҗәләр буенча ул 1 нче дәрәҗәдәге Дипломант исеменә лаек булды.
Представительство АНТ в ММР