Минзәлә районының Тат.Мөшеге мәдәният йортында татар халкының киң таралган баш киеме «калфак» тегу һәм чигу буенча мастер-класс узды. Анда К.А. Смирнова исемендәге мәктәп укучылары, Минзәлә шәһәре гимназиясе укытучылары һәм район «Ак калфак» хатын-кызлар берләшмәсе вәкилләре катнашты.
Мастер-класста калфак, аның төрләре, кулланылышы турында тарихи мәгълүмат бирелде, презентация күрсәтелде, ә аннан соң укучылар төп эшкә — калфак тегү, аны бизәү эшенә керештеләр.
«Әлеге чара балаларда зур кызыксыну уятты, һәркем оештыручыларга рәхмәт хисләрен белдереп, әзер калфакларын киеп, мәктәпкә ашыкты», — дип сөйләделәр оештыручылар.
Минзәләнең Халыклар дуслыгы үзәге