Минзәлә районының Түбән Юшады авылында Ибану бәйрәме узган.
Бәйрәм уен-көлке, котлаулар белән үрелеп барган😍
Чумылдыручы изге Иоанн пагамбәрнең туган көнендә күп авылларда чиркәүдә келәүләр булды, бәйрәм үткәрелде. Түбән Юшадыдан Наталья Чепкасова үз авылларында узган бәйрәм турында сөйләде💬:
«Түбэн Юшадыда бу көнне, элгәредән үк, Ибану бәйрәме дип йөртәләр. Хәтта, явып киткән яңгыр да бәйрәм кәефен бозмады. Быел яңгыр инде ялыктыра башласа да, Ибану бәйрәмендә яңгыр явып киткәнне элек-электән яхшыга юраганнар. Бәйрәмебездә Сарман районының Ләке авылы мәдәният йортынның «Игәнә» халык фольклор ансамбле һәм Минзәлә районының Яна Мәлкән авылыннан «Мәлкәнәй» халык фольклор ансамбльләре кунак булдылар. Алар, уенын-чынын бергә кушып, кара-каршы такмак әйтештеләр, биюдә ярыштылар, аркан тартышуда үзләренең көчләрен сынап карадылар», – диде.
Бәйрәмгә җыелган халык та тик тормаган, кунакларга кушылып уйнап-җырлап, биеп, уеннарда катнашып күңел ачкан👏🤗