Сарман районының Ләке авылында 12 июль көнне Питрау бәйрәме гөрләде
Бәйрәмдә Сарман районы башлыгы Фәрит Хөснуллин да катнашты. Республика керәшен иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Иван Егоров исеменнән сарманлыларны Питрау бәйрәме белән Я.Емельянов исемендәге мәдәни үзәк директоры вазифаларын башкаручы, керәшен оешмасының идарә члены Ирина Муллина котлады 💕
Бәйрәмдә Ләке авылыннан – «Игәнә», «Айбагыр», Наратастыдан — «Нараттау»; Минзәлә районыннан — «Мәлкәнәй» һәм «Җамагатым» дуэты, Әлмәт районыннан — «Кәләем» һәм «Асыл бизәк», шулай ук, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре — Роберт Андреев чыгыш ясады