Шушы көннәрдә Казан дәүләт мәдәният институтында «Этномириада-2023» халыкара традицион мәдәният һәм халык сәнгать иҗаты конкурс-фестиваленең йомгаклау этабы узды. Ул Россия төбәкләреннән һәм чит илдән конкурсантларны үз эченә җыйды.
Керәшен мәдәниятен Минзәлә районының Түбән Юшады авылы мәдәният йорты директоры Наталья Чепкасова һәм Балык Бистәсе районының Бирдебәк авылыннан Валентин Иванов тәкъдим итте.
Валентин Алексеевич «Ак калфак» җыруын җырлап, «Милли вокаль башкару. Соло» номинациясендә җиңү яулады. Наталья Чепкасовага исә шушы ук номинациядә 2нче дәрәҗәле лауреат исеме бирелде.