22 апрель конне Мэдэни мирас йортында Минзэлэ мэчете могэллимэлэре шэкертлэр белэн «Гыйлем бэйрэменэ» жыелыштылар.
«Гыйлем бэйрэме»нен темасы «Гакыйдэ» фэне белэн бэйле иде. Шэкертлэр уку елы эйлэнэсендэ мэчеттэ уткэрелгэн дэреслэрдэ алган белемнэре белэн уртаклаштылар. Чара кызыклы викторина формасында утте. Сораулар «фэрештэлэр», «пэйгамбэрлэр», «китаплар», «кыямэт коне», «тэкъдир» дигэн темалар буенча иде. Шэкертлэр актив рэвештэ сорауларга жавап бирделэр. Мэчет шэкерте Илсия Хабибуллинанын чыгышлары аерылып торды. Могэллимэлэр Роза Фахретдинова, Резидэ Мухаммадиева, Ильсия Гатина, Венера Нигматуллина, Айзирэк Яббароваларга Аллах Тэгалэ юлында хезмэт итулэре, мэчеткэ килгэн шэкертлэргэ ныклы белем, куркэм дин тэрбиясе биргэннэре очен рэхмэт сузлэре эйтелде. Матур аралашу чэй остэле артында дэвам итте. Чараны район мослимэлэр берлеге житэкчесе Роза Фахретдинова алып барды.

