26 март конне Мэдэни мирас йортында «Мэдэни жомга» клуб берлэшмэсенен «Эйтер сузем бар…» рубрикасы кысаларында «Кеше булып кал…» дип исемлэнгэн шагыйрэ, жырлар авторы, ТВ алып баручысы, ТР Атказанган сэнгать эшлеклесе Лэйлэ Дэулэтова белэн очрашу кичэсе узды.
Очрашуда «Сибелэ чэчэк» район шагыйрьлэр оешмасы вэкиллэре, педагогия коллияте укучылары, укытучылар, ветераннар советы вэкиллэре, Минзэлэ мэчете шэкертлэре катнашты. Лэйлэ Дэулэтова узенен бала чагын, туган ягын, Казанда телевидениедэ эшлэгэн вакытларын искэ алды. Узенэ бик якын булган туган авылы абыстае, кэдерле энисе, бердэн бер кызы Голмэрьям турында да сойлэде. Педагогия коллияте укучылары белэн кызыклы энгэмэ корылды. Чарага килгэн тамашачыларнын торле сорауларына жаваплар бирде, узенен шигерьлэрен укыды. Чарага килучелэр узлэренэ куп файдалы мэгьлумат, кирэкле кинэшлэр алдылар. Лэйлэ Дэулэтованын китабын да алырга момкинчелек булды. Сэнгать мэктэбе укучысы Айзилэ Гараева татар халык жырларын пианинода уйнады. Энгэмэ чэй остэле артында дэвам итте. Чараны Фахретдинова Роза Котдус кызы эзерлэп, алып барды.

