14 ноября 2025 г. в Доме культурного наследия Мензелинска состоялось масштабное мероприятие в рамках всемирной образовательной акции «Татарча диктант». Работники культуры, члены Совета ветеранов района, общества слепых и все желающие написали диктант на татарском языке.
— Акция ежегодно проводится добровольно и бесплатно для всех желающих. Её цель — научить безошибочно писать на татарском языке, сохранить литературный татарский язык и расширить круг его пользователей, — отметила, приветствуя собравшихся, заведующая Домом культурного наследия Гульназ Сизова.
Для написания диктанта был выбран отрывок из произведения известного татарского писателя, ученого 19 века Каюма Насыри «Кабуснамэ». Текст прочитала Гульназ Сизова.
После окончания диктанта участники мероприятия поделились своими впечатлениями и мнениями.
Фиразия Сафиуллина, председатель Совета ветеранов района:
— Каждый год мы с удовольствием принимаем участие в республиканской акции «Татарча диктант». Члены нашего общества — люди пожилого возраста, готовятся к диктанту с большим волнением и очень ответственно. Помимо участия на сегодняшнем мероприятии, мы недавно писали и «Этнографический диктант».
Лидия Фатхутдинова, член общества слепых района:
— Я сама по национальности русская, а муж был татарином. Несколько лет назад я посещала курсы татарского языка, которые проводились в мечети. Текст, выбранный для диктанта, был очень содержательным, интересным.
Луиза Хайруллина, директор Районного Дворца культуры:
— Считаю сегодняшнее мероприятие очень значимым. И я лично, и многие мои коллеги с удовольствием приняли участие в акции. Мы проверили, насколько в совершенстве знаем наш родной татарский язык .
Зуфар Сафиуллин:
— Сегодня я приехал с супругой, директором Кадряковского сельского Дома культуры Фирданией Сафиуллиной. Это было очень важное мероприятие, направленное на сохранение родного языка.
Венир Сизов:
— В последний раз писал диктант около 25 лет назад. Поэтому не сказал бы, что писать было легко. А с другой стороны, во время диктанта я ощутил, что как будто бы снова вернулся в школьные годы. Планирую участвовать в этой акции и в последующие годы.
В районе к акции «Татарча диктант» также присоединились образовательные учреждения, сельские дома культуры.

Минзәлә мәдәни мирас йорты «Татарча диктант» акциясенә кушылды
30 кеше үзләренең татар телен белү дәрәҗәсен тикшерде
Минзәлә мәдәни мирас йортында «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясе кысаларында масштаблы чара булды. Мәдәният хезмәткәрләре, ветераннар советы, сукырлар җәмгыяте әгъзалары һәм башка барлык теләүчеләр татар телендә диктант яздылар.
— Акция ел саен барлык теләгән кешеләр өчен ихтыярый һәм бушлай уздырыла. Аның максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен саклау һәм аны кулланучыларның даирәсен киңәйтү, — дип билгеләп үтте әлеге чарага җыелучыларны сәламләп, Мәдәни мирас йорты мөдире Гөлназ Сизова.
Диктант язу өчен 19 гасыр танылган татар язучысы, галиме Каюм Насыйриның «Кабуснамә» әсәреннән өзек сайлап алынды. Текстны Гөлназ Сизова укыды.
Диктант тәмамлаганнан соң, әлеге чарада катнашучылар үзләренең тәэсирләре һәм фикерләре белән дә уртаклаштылар.
Фиразия Сафиуллина, район ветераннар советы рәисе:
— Республикаүләм үткәрелүче «Татарча диктант» акциясендә ел саен бик теләп катнашабыз. Җәмгыятебез әгъзалары — өлкән яшьтәге кешеләр, «диктанты ничек язарбыз, хаталар булмасын иде», дип чын-чынлап, дулкынланып әзерләнәләр. Без әле «Татарча диктантны» гына түгел, күптән түгел үткәрелгән «Этнографик диктантны» да яздык.
Лидия Фатхутдинова, район сукырлар җәмгыяте әгъзасы:
— Минем үзем рус милләтеннән, ирем татар милләтеннән булды. Берничә ел элек мәчеттә үткәрелгән татар теленә өйрәтү максатыннан үткәрелгән курсларга да йөрдем. Диктант өчен текст бик тә мәгънәле, кызыклы булды.
Луиза Хәйруллина, район мәдәният сарае директоры:
— Бүгенге чараны бик тә әһәмиятли, дип саныйм. Шәхсән үзем дә, күп кенә хезмәттәшләрем акциядә бик теләп катнаштык. Туган телебез — татар телен никадәр камил дәрәҗәдә белүебезне тикшердек.
Зөфәр Сафиуллин:
— Бүген тормыш иптәшем, Кадрәк авыл мәдәният йорты директоры Фирдания Сафиуллина белән килдем. Бик тә әһәмиятле, туган телебезне саклауга юнәлдерелгән чара булды.
Венир Сизов:
— Соңгы тапкыр диктантны моннан 25 еллап элек язганмын. Шуңа бүген язу җиңел булды, дип әйтмәс идем. Ә икенче яктан, диктант вакытында үземне мәктәп елларына кайткан кебек хис иттем. Алдагы елларда да катнашырга планлаштырам.
