Тат.Мөшеге мәдәният хезмәткәрләре авылыбыз умартачысы Закиров Раиф абыйлар умартачылыгында укучылар өчен Пушкин картасы буенча «Бал бабайда кунакта» , дип исемләнгән бик матур чара үткәрделәр.
Раиф абый бу өлкәдә үзенең нәсел дәвамчысы булуын, бал кортларының эшчәнлеге, кортларның бал жыю үзенчәлеге, бал аерту, бал төрләре, бал продуктлары, аның файдасы турында кызыклы мәгълүмәт бирде.
Чара абыстайларыбыз Зөлфирә апа Ханованың «Бал корты» сурәсе, Роза Насированың кызларының килен булып төшкәндә кайнаналарының аларга бал, май каптырулары, Тажкаева Риананың бал корты булып кунак булып керүе, умартачы турында жырлар яңгырату белән үрелеп барды.Әлеге чарадан балалар да, өлкәннәр дә зур канәгатьләнү хисе алып, таралыштылар.

