Рождестводан соң Нардуган бәйрәме башланып китте. Ул 19 январьга кадәр дәвам итә. Һәр кич, Качману көненә кадәр, таркау киемнәргә киенеп, битләрне яулык белән каплап нардуганчылар йөри башлый.
Минзәлә районының Түбән Юшады авылында танымаслык итеп киенеп урам әйләнгәннәр, әле һәр кергән өйдә, нардуганчыларга күчтәнәчләр дә биреп чыгарганнар.
«Йоласына туры китереп, без дә киенеп, өйдән-өйгә кереп, бәхет һәм муллык теләп йөрдек. Бик күңелле булды», — дип сөйли алар.