Пермь өлкәсенең Чайковский шәһәрендәге 40нчы балалар бакчасында «Мамы разных национальностей» дигән кичә уздырылган.
Үз халкыңның тарихын белү, хөрмәт итү — һәркемнең изге бурычы. Әле үзең генә белү түгел, аны балаларыңа да өйрәтү, оныкларыңа тапшырып калдыру — иң игелекле эшләрнең берсе.
«Оныгым София йөри торган 40нчы балалар бакчасында «Мамы разных национальностей» дигән кичә уздырылды. Киленем һәм оныгым белән залда утырган балаларга һәм аларның әти-әниләренә үзебезнең халык турында сөйләдек. Үзебезнең керәшеннәр, культурабыз, үзенчәлекләребезгә багышланган чыгышыбызны бик яраттылар, алкышларга күмделәр», — дип хәбәр итте Минзәлә районының Түбән Юшады авылы клубы җитәкчесе Наталья Чепкасова.