Татарстанның Мөслим районында III Бөтенроссия «Каз өмәсе» фестивале узды.
Быел фестивальдә ХМАО, Новосибирск, Омск, Свердловск, Пенза, Оренбург, Киров өлкәләре, Башкортстан, Татарстан, Удмуртия Республикаларыннан барысы 471 кеше катнашты.
Фестиваль татарның йоласын яшәтү, халкыбызның отышлы кәсепләрен торгызу, татар авылларын саклап калу, «татар казы» брендын булдыру, аны бөтен Россия, бөтен ил күләмендә таныту максатын күздә тотты.
Минзәлә районыннан Хәмдия Гыйзамова фестивальдә катнашып, III номинациядә I урын яулады.
ТХА вәкиллеге