Минзәлә районының Кадрәк мәдәният йорты каршында эшләп килүче «Туганайлар» фольклор ансамбле Тукай районы Сәмәкәй авылы мәдәният йортында кунакта булып кайтты. Очрашу республикадагы Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына уңаеннан оештырылган иде.
Кунакларны Сәмәкәй авылы үзешчәннәре каршы алды. Шулай, ике авыл халкы бергәләп, керәшен һәм татар халкының милли бәйрәмнәрен, йолаларын, гореф-гадәтләрен күрсәтте.
– Җырладык, биедек, милли уеннар уйнадык. Кыскасы, күңелле ял иттек. Дуслык күпере өзелмәсен. Төрле милләт халкының гореф-гадәтләре онытылмасын, – дип хәбәр салды «Туганайлар» фольклор ансамбле Фирдания Сәфиуллина.