Минзәлә районының Гөлек авылы клубында, «Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз» дигән төбәкара акциясенә кушылып, «Тәгәри китте йомгагым» дигән әдәби кичә үтте.
«Чараның максаты — татар халкының мәдәни мирасын саклау, үстерү, популярлаштыру, аны яшь буынга тапшыру», — дип билгеләп үттеләр оештыручылар.
Кичәгә татар мәдәниятен һәм фольклорын үз иткән апалар һәм яшьләр җыелды. Алар татар телендәге табышмаклар, әкиятләр, мәкальләр белән таныштылар. Соңыннан халык җырларын башкардылар, бергәләшеп биеделәр.